ОТСТОИМ СИСТЕМУ ТАТАРСКОГО НАЦИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ!

Среда, 21.02.2024, 15:14
Главная » 2009 » Ноябрь » 13 » Яшьләр милли мәгарифне яклау кампаниясен башлый
14:20
Яшьләр милли мәгарифне яклау кампаниясен башлый

"Азатлык” радиосы

Татар яшьләре милли мәгариф системасын яклап яңа кампания башлый. Алар Мәскәүдә конституцион мәхкәмә каршында пикет оештырмакчы.

Татар яшьләре форумы бюросы һәм "Үзебез” хәрәкәте вәкилләре фикеренчә, соңгы вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан милли мәгариф проблемаларына кызыксыну кимеде. Һәм бу өлкәдә ниндидер битарафлык хөкем сөрә.

Шул нисбәттән алар татар милли мәгарифен яклап зур кампания башларга булган. Беренче чиратта яшьләр Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында "Милли мәгариф системасы: яшәргә хокукы бармы” дигән түгәрәк өстәл оештырачак.

Татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин әйтүенчә, анда татар зыялылары чакырылачак.

"Шунда ук татар халкының хокукларын яклау комитеты төзибез. Анда Татар иҗтимагый үзәге, "Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы бюросы, "Мәгариф” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, сәясәтчеләр керәчәк. Һәрхәлдә проблемага битараф булмаганнар өчен ишекләр ачык”, ди ул.

Урыслар имза җыя

Татар яшьләре икенче эш буларак милли мәгарифне яклап Русия конституцион мәхкәмәсе янында пикет оештырмакчы. Чөнки 309-нчы канунны кабул итү нигезендә, татар балалары ана телләрен өйрәнүдән мәхрүм кала.

Әмма республикадагы кайбер урыс оешмалары, күрәсең, болай санамый.

Киресенчә, Татарстандагы рус мәдәнияте җәмгыяте республикада урыс телен кысыла дип белдерә башлаган.

"Алар имза җыеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итмәкче. Имеш, мәктәпләрдә урыс теле әзрәк укытыла һәм шул сәбәпле балалар начар укый икән. Аларның җыелышында булган идем, андагы бер катнашучы хәтта "татар мәктәпләрен бөтенләй бетерергә кирәк” дип сүз чыгарды”, ди Айсин.

Рус мәдәни оешмасы инде Бауман урамында, интернет-кафеларда бу мәсьәлә нигезендә дискуссия чыгарган.

Татар җәмәгатьчелеге битараф

Шул ук вакытта татар җәмәгатьчелегенең хәрәкәте әлегә сизелми. Казандагы 2-нче гимназиядән бер укучы анасы Аида Камалова гына баласының Бердәм дәүләт имтиханын урысча бирүенә каршылык белдереп мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Русия югары мәхкәмәсенең гражданнар эшләре кассация коллегиясе Камалованың бу шикаятен кире какты. Хәзер ул конституцион мәхкәмәдә каралырга тиеш.

Татар яшьләре әлеге мәсьәлә тикшереләсе көнне Мәскәүдә мәхкәмә каршында пикет оештыруны күздә тота. Әмма аларны җәмәгатьчелекнең Камалова күтәргән мәсьәләгә битараф калуы борчый.

Руслан Айсин фикеренчә, Русия төбәкләрендәге татар оешмалары да милли мәгариф проблемасына читтән генә карап тормаска тиеш. Чөнки беренче чиратта татар мәктәпләренең ябылуы нәкъ аларга яный.

"Авырлык белән ачылган татар мәктәпләрен хакимият акча юк дип ябып куярга мөмкин. Бу мәсьәлә бик кискен тора”, ди татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе.

Хәзер инде Русия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмаларына татар мәгарифен яклап кампания башлау хакында хәбәр ителгән. Киләчәктә бу яшьләр Русия президенты, премьер-министры яки конституцион мәхкәмә башлыгына мөрәҗәгать итә алсын өчен хат нөсхәсе әзерләнә.

Республика яшьләре фикеренчә, мөрәҗәгатьләр Татарстаннан гына түгел, ә барлык Русиядәге татарлардан булырга тиеш. Һәм бары шул чакта гына ниндидер уңай нәтиҗә булырга мөмкин.

Инде Башкортстандагы башкортлар да милли мәгарифне яклау кампаниясенә кушылырга әзер булуын әйткән.

"Мин алар белән сөйләштем. Башкорт корылтае да, башкорт яшьләр оешмасы да бергәләп эшләргә әзер”, ди Айсин.

Интернетта татар милли мәгарифен яклау кампаниясенең сәхифәсе дә ачылган. Анда булачак чаралар, кылыначак гамәлләр турында мәгълүматлар урнаштырыла.

"Азатлык” радиосы
Просмотров: 2442 | Добавил: ruslan
Всего комментариев: 4
4 Damla  
0
When you think about it, that's got to be the right anerws.

3 Рафис Кашапов  
0
Без үзебезнең бай һәм камил туган телебез белән горурланырга хаклы. Тик без моны аңлап җиткермибез. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез һәм тел галимнәре дә моңа игътибар итмиләр әле. Мондый телне югалту – зур җинаять булыр иде.
Милләтебез һәм хөкүмәтебез алдында туган телне чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора.
Тел турындагы гамәлдәге законнарның үтәлешен тәэмин итү, туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында Сезгә түбәндәге тәкъдимнәрне юллыйбыз:
1. Шәһәр мәгариф идарәсе һәм депутатларның мәгариф комиссиясе аша гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм аерым сыйныфларда татар телен һәм татар телендә фәннәр укытуны даими рәвештә контрольдә тотарга, укытуның күләмен һәм сыйфатын киметүгә юл куймаска.
2. Балалар бакчаларында татар төркемнәренә игътибарны көчәйтергә, тәрбияне, аерым чараларны саф татар телендә алып барырга.
3. Шәһәр урамнарындагы рекламанынң һәрберсен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне шәһәр депутатларының мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
4. Шәһәр пассажир транспортында (трамвайларда, автобусларда) тукталыш исемнәрен башта татарча, аннан соң русча игълан итәргә.Бу мәсьәләне контрольдә тоту өчен ТИҮ вәкилләреннән комиссия төзергә. Комиссия әгъзаларына транспортта йөрү өчен шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирергә. Моның өчен бюджетта аерым статья булдырырга.
5. Кибетләрдә әйбер исемнәрен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
6. Тел турындагы законнарны киң халык массаларына аңлату өчен шәһәр прокурорының телевидениедән һәм радиодан чыгышларын оештырырга, газеталарда мәкаләләрен бастырырга.
7. Шәһәр прокурорыннан тел турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тотуны, бу законнарны бозучыларга карата чара күрүне таләп итәргә. Контрольне хокук саклау комиссиясенә йөкләргә.
8. Ел саен уздырыла торган шәһәр Сабан туен һәм чәчәк бәйрәмен татар телендә һәм милли рухта үткәрергә. Контрольне мәдәният комиссиясенә йөкләргә.
9. Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында шәһәр телевидениесендә туган телгә багышланган аерым программа булдырырга.
Әлбәттә, бу тәкъдимнәр Яр Чаллы хакимиятенә генә түгел, гомумән бөтен Татарстанга кагыла.
Бу мөрәҗәгать Яр Чаллы шәһәренең халык җыенында 2009 елның 9 ноябрендә бер тавыштан кабул ителде.

Җыен рәисе
ТИҮнең Яр Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашапов
Җыен сәркәтибе Мәрзия Шакирова


2 админ  
1
бу адрес буенча керегез http://letters.kremlin.ru/

1 Фәрит  
1
Президент аппаратының эл адресын яза алмыйсызмы, аңа хат җибәрмәкче идем татар телен яклап. Язырга, күп җирләрдән язырга кирәк! Барлык илләрнең президентларына Рәмәйдә урыс булмаган халыкларның телләрен кысалар дип язырга кирәк!

Имя *:
Email *:
Код *: